Горький тимер юлында балалар травмасын кисәтү айлыгы бара

2016 елның 21 июне, сишәмбе

 

Горький тимер юлында балалар травмасын кисәтү айлыгы бара. 10 нчы июльгә кадәр тимер юлчылар транспорт полициясе хезмәткәрләре белән  берлектә балалар уйнау урыны итеп яисә экстремаль кызыксынулар өчен ешрак сайлый торган тимер юл объектларында рейдлар үткәрәчәкләр.

2016 нчы ел башыннан алып Горький тимер юлында балигъ булмаганнар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 5 - күчмә составның таптатуы, 5 – электр тогы сугу. Дүрт бала юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булган.

Горький тимер юлы, тимер юл транспортында кагыйдәләрне үтәү гомерне һәм сәламәтлекне саклап калуның нигезе булып торуын, искә төшерә. Тимер юл - югары дәрәҗәдә куркыныч булган зона, биредә аеруча игътибарлы булырга кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International