Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 52 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 3242 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3610 кеше килгән.

 

22 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, төнлә яшенле яңгыр, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан, җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +26 - +31 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International