Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 51 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер һәм 14 халыкара рейслар. 3809 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3088 кеше килгән.

 

21 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал, җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан. Температура: +26 - +31 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International