Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 67 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 3099 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2943 кеше килгән.
20 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +26 - +31 гр.