Республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 104 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 627 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июньнең 21 көне эчендә республикада 292 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 35 кеше һәлак булган һәм 344 кеше төрле тән җәрәхәте алган.