Татарстанда гражданнарның тимер юлларда травма алу очракларын кисәтү буенча айлык бара

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Горький тимер юлы гражданнарның тимер юлларда травма алу очракларын кисәтү буенча айлык уздыра. Айлык кысаларында тимерюлчылар һәм транспорт полициясе хезмәткәрләре станцияләрдә һәм тимер юл полотносы буендагы участокларда даими рәвештә рейдлар оештыралар. Хәзерге вакытта Горький тимер юлында 2,2 мең рейд башкарылган, станцияләрдәге тимер юл транспорты объектларында 917 куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучы ачыкланган, тагын 182 кеше – перегоннарда.

Айлык башыннан тимерюлчылар 8,5 мең белешмәләр таратканнар, 11,1 мең гражданга 2,3 мең әңгәмәләр, 355 лекцияләр үткәргәннәр, тимер юл транспортында куркынычсызлык кагыйдәләре турында 230 фильм күрсәткәннәр.

Сәламәтләндерү лагерьларында балалар травмасын кисәтү буенча эш активлаштырылган. Монда өч сменада да уен формасында тимер юлда үзеңне куркынычсыз тоту нигезләренә өйрәтүче чаралар үткәрелә.

Тимер юлларда профилактика акциясе 2016 елның 10 нчы июленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International