Саба муниципаль районында 1 нче июльдән алып 1 нче сентябрьгә кадәр Байлар Сабасы - Тимершык - Югары Симет - Алан автомобиль юлының 3,5 нче чакрымыннан алып 6,37 нче чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Биредә бу чорда ремонт эшләре планлаштырылган.
Урап узу өчен транспорт йөртүчеләргә “Казан – Шәмәрдән”, “Казан – Шәмәрдән” - Көек, Тимершык - Кызыл Мишә автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.