Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер һәм 17 халыкара рейслар. 3439 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3434 кеше килгән.

 

29 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +18 - +23 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International