Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 97 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3778 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2985 кеше килгән.
30 нчы июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +18 - +23 гр.