“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе “Минем гаиләм” дип аталган акция уздыра

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

4-8 июльдә “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе Гаилә,  мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Минем гаиләм” дип аталган  акция уздыра.

Билетлар комплектын (зурлар + балалар) сатып алган очракта 4-8 июльдә акциядә катнашучыларның призлар алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 1 нче урын өчен приз – Океанариумга ике билет, 2-3 урын өчен – Динопаркка ике билет.

Бу акциядә Казан, Свияжск һәм Васильево станцияләрендә тулы бәягә сатып алынган зурлар + балалар билетлары катнаша.

Призлар Казанның шәһәр яны вокзалы бинасында, шулай ук Свияжск һәм Васильево станцияләрендә 8 нче июль көнне 15:00 сәгатьтә уйнатылачак. Җиңүче очраклы рәвештә билгеләнә. Призлар уйнатылганда акциядә катнашучыларның шәхсән булулары зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International