Горький тимер юлында авырлыгы яки озынлыгы арттырылган поездлар саны 2,2 тапкырга артты

2016 елның 15 июле, җомга

 

Горький тимер юлы беренче яртыеллыкта 1544 кушылган поезларга хезмәт күрсәткән, бу 2015 нче елның гыйнвар-июнь айларына караганда 2,2 тапкырга күбрәк.

Ел башыннан алып Горький тимер юлы буенча 4261 авырлыгы арттырылган поезд җибәрелгән. Шуларның 1408 берәмлеге 9 мең тоннага кадәр  авырлыктагы йөк поездлары, бу 2015 нче елның гыйнвар-июнь айлары күрсәткечләреннән 17% күбрәк.

Авырлыгы яки озынлыгы арттырылган поездларны йөртү -  алдынгы технология, ул йөк ташуның нәтиҗәлелеген арттыруга, инфраструктураны   куллануны оптимальләштерүгә юнәлтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International