Казан тимер юлчылары тимер юлына бүлеп бирелгән полоса буенда экологик чисталыкны үтәргә өндиләр

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

“Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте экологик юнәлешле компания буларак, бүлеп бирелгән полосаны карап тотуны контрольдә тоту максаты белән даими рәвештә тимер юл инфраструктурасында комиссия тикшерүләре үткәрә. Чираттагы тикшерү Казан – Ометьево – Дәрвишләр – Лагерная – Иске Аракчино – Юдино участогында Казан шәһәре
территориясендә санкцияләнмәгән калдыклар урнаштыру урыннарын ачыклады.

Бүлеп бирелгән полосаның санитар-экологик торышы тиешенчә булмауның төп сәбәпләре булып калдыклар җыю өчен бункерларның тимер юлга якын урнашуы тора. Шулай ук бик күп санкцияләнмәгән чүп-чар җыелган урыннар бакча һәм гараж кооперативлары буенда барлыкка килгән. Биредә каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлы мәйданчыклар бөтенләй юк, һәм җирле халык калдыклар белән тимер юл полосасын пычрата.

Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсен килеп туган вәзгыять борчый. Ачыкланган проблемаларны хәл итү өчен  чираттагы тапкыр Казанның Совет, Киров, Идел Буе һәм Вахитов районнары администрациясенә  санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм чүп өемнәрен бетерү буенча чаралар күрү үтенече белән хатлар җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International