Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 254 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер һәм 19 халыкара рейслар. 3944 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3826 кеше килгән.
19 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көнчыгыштан. Температура: +24 - +29 гр.