Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 253 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 10 халыкара рейслар. 2820 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2863 кеше килгән.
18 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан. Температура: +24 - +29 гр.