17 нче июльдә Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясенә бер ел тула

2016 елның 15 июле, җомга

2015 нче елның 17 июлендә яңа Татарстан авиакомпаниясе ЮВТ АЭРО Бөгелмәдән Мәскәүгә беренче рейсын башкарган. Авиакомпания паркы ул вакытта Bombardier Канада компаниясенең өч CRJ 200 очкычынннан торган.

Авиакомпания бер ел эчендә илнең танылган төбәк пассажир йөртүчеләренең берсенә әверелде, 4 меңнән артык рейс ясады һәм 100 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтте. Хәзерге вакытта компания флотында җиде CRJ 200 очкычы һәм Bell 429 вертолеты исәпләнә.

ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе оешканнан бирле очышлар географиясен киңәйтте, һәм бүген Россиянең 20 шәһәренә рейслары оештырды. Өстәвенә ел дәвамында Краснодар, Сочи, Геленджик, Минераль Су һәм Симферополь шәһәрләре кебек иң популяр туристлык юнәлешләр буенча очышлар башкара.

Авиакомпаниядә югары квалификацияле пилотлар һәм бортпроводниклар составы эшли.

Безнең Татарстан авиакомпаниясен беренче юбилее белен котлыйбыз, имин очышлар һәм яңа маршрутлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International