Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 254 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 26 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер һәм 16 халыкара рейслар. 3407 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3778 кеше килгән.
20 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан. Температура: +26 - +30 гр.