Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 41 очрагы, 49 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 561 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан-Таулы Алтай-Казан маршруты буенча яңа субсидияләнүче рейска билетлар сата башлый.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер һәм 26 халыкара рейслар. 3914 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3517 кеше килгән.
“Казан” халыкара аэропорты партнеры “Аэрофлот” авиакомпаниясе Казан - Франкфурт-на-Майне – Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейслар башкаруны 2016-2017 елларның кышкы җәдвәлендә озайта.
Саба муниципаль районында Байлар Сабасы - Тимершык - Югары Симет - Алан автомобиль юлының 3,5 нче чакрымыннан алып 6,37 нче чакрымына кадәр участогының транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылуы 1 нче октябрьгә кадәр озайтыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 236 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 25 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 79 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 877 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Мондый карарны Удмуртия Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы кабул итте.
Авиабилетларны Казан-Екатеринбург һәм Казан-Төмән рейсларына 2016 елның 30 октябреннән 2017 елның 25 мартына кадәр сатып алырга мөмкин.
29-30 августта Татарстан Республикасы территориясендә 36 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 105 очрагы, 228 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1618 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.