ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе татарстанлылар өчен Таулы Алтайны ача

2016 елның 2 сентябре, җомга

ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан-Таулы Алтай-Казан маршруты буенча яңа субсидияләнүче рейска билетлар сата башлый. Очулар 17 нче сентябрьдән дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә 50 урынлы CRG 200 һава судноларында гамәлгә ашырылачак. Казаннан очкыч 10.00 сәгатьтә оча, Таулы Алтайга 10.00 сәгатьтә төшә. Таулы Алтайдан кире якка 11.00дә кузгала, Казанга 11.00дә килеп җитә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Казан-Таулы Алтай-Казан маршруты буенча авиаочышлар РФ хөкүмәтенең 2013 елның 15 декабреннән 1242 нче номерлы карары нигезендә федераль бюджеттан субсидияләнә. Очышлар өчен тариф 5640 сум тәшкил итәчәк, ягулык өчен җыемнар әлеге рейста каралмаган. Ташламалы билетлар белән барлык категория гражданнар файдалана ала, шул исәптән чит ил кешеләре дә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International