Саба муниципаль районында Байлар Сабасы - Тимершык - Югары Симет - Алан автомобиль юлының 3,5 нче чакрымыннан алып 6,37 нче чакрымына кадәр участогының транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылуы 1 нче октябрьгә кадәр озайтыла. Биредә ремонт эшләре дәвам итә.
Урап узу өчен транспорт йөртүчеләргә “Казан – Шәмәрдән”, “Казан – Шәмәрдән” – Көек һәм Тимершык - Кызыл Мишә автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.