Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 237 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 27 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер һәм 26 халыкара рейслар. 3914 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3517 кеше килгән.
2 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +13 - +18 гр.