“Аэрофлот” авиакомпаниясе Казан-Франкфурт-Казан очышлар программасын озайта

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

“Казан” халыкара аэропорты партнеры “Аэрофлот” авиакомпаниясе Казан - Франкфурт-на-Майне – Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейслар башкаруны 2016-2017 елларның кышкы җәдвәлендә озайта.

Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм җомга көнне башкарылачак. Казаннан очкыч 10:00 сәгатьтә очып китә, Франкфуртка 13:20 сәгатьтә барып җитә. Франкфурттан кире якка 14:55тә кузгала, Казанга 19:55тә төшеп утыра (һәр аэрпорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән). Маршрутта “Airbus A320” һава суднолары хезмәт күрсәтәчәк. Очышларның кышкы җәдвәле 30 нчы октябрьдә гамәлгә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International