Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 236 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 3549 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3781 кеше килгән.
1 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Температура: +12 - +17 гр.