Агымдагы елның гыйнвар-август айларында Горький тимер юлы чикләрендә Интернет аша якынча 2 миллион 610 мең билетка заказ бирелгән яисә түләнелгән, бу Горький магистрале полигонында ерак араларга йөрүче поездларга алынган билетның гомуми саныннан 53% тәшкил итә.
Россия тимер юллары мәктәп укучылары өчен юл йөрү билетларын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерә. Мәсәлән, 2016 елның 6 сентябреннән сату датасы белән мәктәп укучылары өчен 2016 елның сентябреннән алып 2017 елның 31 маена кадәр йөрүче уртак, плацкарт вагоннар һәм утырыр урыннар белән тизйөрешле поездларга һәм “ФПК” АҖнең ерак араларга йөрүче пассажир поездларына ташламалы билетларны РТЮның рәсми сайтында рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
Энергетиклар, Вахитов, Воробьев, Горький, Пушкин һәм Свердлов урамнарына үзгәреш кертелде. Ремонтланган юлларның гомуми мәйданы 15529 кв. м тәшкил итте.
Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер һәм 19 халыкара рейслар. 4025 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3525 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 25 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 54 очрагы, 91 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 660 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
1 нче сентябрьдән “Содружество” ААҖнең “Әмәт” метро станциясендә урнашкан кассасында ерак араларга йөрүче поездларга билетлар сатыла башлады.
Казанның Яңа Савин районында Волгоград урамы, 32 йорт адресы буенча юл эшләре тәмамланган. Монда тротуарлар булдырылган, яңа асфальт җәелгән.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 7 нче сентябрьдән һәм 7 нче октябрьдән 871 км станциясендә кайбер шәһәр яны поездлары өчен тукталыш гамәлгә кертелә.
2-4 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 83 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 189 очрагы, 285 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2115 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 240 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 98 очрагы теркәлгән.