29-30 августта Татарстан Республикасы территориясендә 36 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 105 очрагы, 228 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1618 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Августның 30 көне эчендә республикада 456 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 42 кеше һәлак булган һәм 533 кеше төрле тән җәрәхәте алган.