Россия тимер юллары мәктәп укучылары өчен юл йөрү билетларын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерә. Мәсәлән, 2016 елның 6 сентябреннән сату датасы белән мәктәп укучылары өчен 2016 елның сентябреннән алып 2017 елның 31 маена кадәр йөрүче уртак, плацкарт вагоннар һәм утырыр урыннар белән тизйөрешле поездларга һәм “ФПК” АҖнең ерак араларга йөрүче пассажир поездларына ташламалы билетларны РТЮның рәсми сайтында рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Сайт аша, шулай ук билет кассаларында ташламалы билет сатып алу өчен мәктәптән белешмә кирәк булмаячак.
Хәзер мәктәптән (гимназия, интернат, һ.б.), бу учреждениедә укуны раслаучы, белешмә поездга утырганда гына кирәк булачак, бу ташламалы билетларны интернет аша рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук пассажирларда тиешенчә рәсмиләштергән билет һәм билетта күрсәтелгән реквизитлар белән шәхесне раслаучы документ (14 яшькәчә балалар өчен - туу турында таныклыкның оригиналы яки нотариаль расланган күчермәсе) булырга тиеш.
Беренче тапкыр мәктәп укучылар өчен уку учреждениеләрендә бирелгән белешмәләрдән башка ташламалы билет рәсмиләштерү мөмкинлеге 2016 елның җәйге чорында - 1 июньнән 31 августка кадәр ерак араларга йөрүче поездларына бирелде.