Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 240 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 98 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер һәм 11 халыкара рейслар. 3083 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3620 кеше килгән.

 

5 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +16 - +21 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International