“Торак пунктларның асфальт-бетон өслекле урам-юл челтәрен ремонтлау” программасы кысаларында Тәтешнең 6 урамында ремонт эшләре тәмамланды.
Энергетиклар, Вахитов, Воробьев, Горький, Пушкин һәм Свердлов урамнарына үзгәреш кертелде. Ремонтланган юлларның гомуми мәйданы 15529 кв. м тәшкил итте.
Юл эшләренең генераль подрядчы – “Волгадорстрой” ҖЧҖ.