Агымдагы елның гыйнвар-август айларында Горький тимер юлы чикләрендә Интернет аша якынча 2 миллион 610 мең билетка заказ бирелгән яисә түләнелгән, бу Горький магистрале полигонында ерак араларга йөрүче поездларга алынган билетның гомуми саныннан 53% тәшкил итә.
2016 елның август аенда Интернет аша рәсмиләштерелгән һәм түләнелгән билетлар саны 339 мең 600 тәшкил итә, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19% ка артыграк. “РТЮ” ААҖ сайтында 269 мең 300 билет рәсмиләштерелгән.
Исегезгә төшерәбез, ерак араларга йөрүче поездларга билетны “РТЮ” ААҖ сайтының “Пассажирларга” бүлегендә рәсмиләштерергә һәм банк картасы ярдәмендә түләргә була. Поездга утыру өчен пассажирга утырту купонын билет кассасында алырга яки үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалында бастырып чыгарырга кирәк булачак.