“Содружество” шәһәр яны компаниясе кассаларында ерак араларга йөрүче поездларга билетлар сатыла башлады

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

1 нче сентябрьдән “Содружество” ААҖнең “Әмәт” метро станциясендә урнашкан кассасында ерак араларга йөрүче поездларга билетлар сатыла башлады.  Шунда ук теләсә кайсы авиарейска да билет сатып алырга була. Шәһәр яны компаниясенең бу яңалыгы пассажирлар уңайлы һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен юнәлдерелгән.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, “Казан-1” тимер юл вокзалыннан “Казан” халыкара аэропортына һәм кире якка “Содружество” ААҖнең шәһәр яны поездларында барып җитәргә була. Көн саен 8 пар поезд хәрәкәт итә. Юл вакыты - 28 минут. Билет бәясе - 40 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International