2-4 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 83 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 189 очрагы, 285 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 2115 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Сентябрьнең 4 көне эчендә республикада 54 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 7 кеше һәлак булган һәм 61 кеше төрле тән җәрәхәте алган.