23-25 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 80 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 178 очрагы, 269 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1639 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 13 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 54 очрагы, 63 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 518 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 272 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 9 очрагы теркәлгән.
Татарстанның транспорт комплексы хезмәткәрләре 200 сумлык яңа купюрада Казан символлары булсын өчен тавыш бирәләр
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 14 халыкара рейслар. 2780 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2948 кеше килгән.
27 нче сентябрьнең 08.00 сәгатеннән алып 28 нче сентябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр Кукмара бистәсенең Ленин урамы буенча “Агрснаб” керү юлының 9 пикетындагы 930 нчы чакрымда тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
ТР Яңа Чишмә муниципаль районындагы Ак Бүре авылында Совет һәм Карл Маркс урамнарында юллар төзекләндерелде.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 262 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 77 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 46 очрагы, 45 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 461 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Мәскәүдә “Россиянең транспорт иминлеге – 2016” милли премиясенә йомгак ясалды. Бәйге сигез номинация буенча үткәрелде.