Мәскәүдә “Россиянең транспорт иминлеге – 2016” милли премиясенә йомгак ясалды. Бәйге сигез номинация буенча үткәрелде. Аларда транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә алдынгы ысулларны һәм чишелешләрне кулланучы төрле транспорт тармаклары предприятиеләре тәкъдим ителде.
Конкурска бөтен ил буенча 10нан артык гариза бирелгән. Транспорт куркынычсызлыгы өлкәсендәге казанышларын Чукотка Автономияле округының Анадырь халыкара аэропорты, “Администрация “Северодвинского бассейна внутренних водных путей”, Казан-1 тимер юл вокзалы һ.б. күрсәттеләр. Һәр транспорт тармагында иң яхшысы билгеләнде.
Тәкъдим ителгән барлык гаризалар соңгы берничә ел эчендә транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүдә алдынгы ысуллар һәм чишелешләрне кертүнең сыйфаты һәм эффекты буенча бәяләнде.
Җиңүчеләр арасында - Горький төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясенең Казан-1 тимер юл вокзалы. Абруйлы экспертлар фикеренчә 1886 елда ук төзелгән Татарстан Республикасының мәдәни мирас объекты транспорт куркынычсызлыгы нормаларына тулысынча туры килә. Казан тимер юл вокзалы аркылы зур пассажирлар агымы уза. Ул 16 ерак араларга һәм 5 шәһәр яны юнәлешләрендә пассажирларга хезмәт күрсәтә. Вокзал комплексы территориясендә 7 тикшерү зонасы эшли, 200дән артык камера урнаштырылган. Вокзал автоматлаштырылган контроль системасы белән җиһазландырылган.