Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 272 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 9 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 18 халыкара рейслар. 3767 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3692 кеше килгән.
23 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +14 - +19 гр.