ТР Яңа Чишмә муниципаль районындагы Ак Бүре авылында Совет һәм Карл Маркс урамнарында юллар төзекләндерелде. Юлларның гомуми озынлыгы 131 метр, машиналар йөрү өлешендә киңлеге 4,5 м алып 5,5 м кадәр тәшкил итә, алар вак таш-ком катнашмасыннан төзелгән – бу күчеш тибындагы өслек. Хәрәкәт арткан очракта мондый юлны асфальтлау мөмкин.
Хәзер авылда 374 кеше яши. Авыл халкы әйтүенчә, язгы-көзге юлсызлык вакытында хәтта тракторга да үтүе авыр булган. Ә хәзер резин итекләр турында онытырга да була.
Эшләр урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү кысаларында башкарылды. Генераль подрядчысы – “Алексеевскдорстрой” ААҖ.