Безнең күпгасырлы тарихы булган яраткан шәһәребез Казан 200 сумлык яңа купюрада булу хокукына лаек! 7 нче октябрьдә тавыш бирүнең финал этабы тәмамлана.
Исегезгә төшерәбез, Казан өчен тавыш бирү өчен твоя-россия.рф сайтына керергә кирәк. Казанны һәм тагын бер шәһәрне сайларга кирәк, астагы “проголосовать” дигән төймәгә басарга. Аннан соң, социаль челтәр ярдәмендә теркәлергә яисә 2420 номерына тәкъдим ителгән код белән смс җибәрергә кирәк. Казан өчен тавыш бирик!
Рәсемдә: Бөгелмә аэропорты хезмәткәрләре Казан өчен тавыш бирәләр.