Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 262 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 77 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 14 халыкара рейслар. 3044 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3751 кеше килгән.
21 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: +9 - +14 гр.