27-28 нче сентябрьдә 9 пикетның 930 нчы чакрымдагы тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен ябыла

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

27 нче сентябрьнең 08.00 сәгатеннән алып 28 нче сентябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр Кукмара бистәсенең Ленин урамы буенча “Агрснаб” керү юлының 9 пикетындагы 930 нчы чакрымда тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Бу вакытта биредә ремонт эшләре башкарылачак. Тимер юл аркылы 10 пикеттагы саклана торган 930 нчы чакрымдагы кичүдән яисә 927 нче чакрымдагы тимер юл күпере астыннан үтәргә була. Автомобильчеләргә үтү юлларын алдан ук планлаштырып куярга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International