23-25 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 80 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 178 очрагы, 269 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1639 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Сентябрьнең 25 көне эчендә республикада 399 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 36 кеше һәлак булган һәм 464 кеше төрле тән җәрәхәте алган.