Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен план буенча рөхсәт язулары бирелде.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традициягә кергән тантаналы чара булып узды.
ТР Лаеш муниципаль районында яңа юл төзелде - хәзер Кызыл Ил авылы төбәк әһәмиятендәге юлга кушылды.
2016 нчы елның 16 октябреннән 31 декабренә кадәр кайбер шәһәр яны поездлары гамәлдән чыгарыла.
Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 19 халыкара рейслар. 3073 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3962 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 43 очрагы, 52 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 417 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
1-27 сентябрьдә “Яшел Россия” гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте инициативасы буенча “РТЮ” ААҖндә “Минем хыялымдагы ил” шигаре астында экологик өмәләр узды.
Бүген шәһәр яны компаниясе 6440 нчы номерлы Казан-Сосновка поездында Казан-Арча участогында (Казан станциясе буенча кузгалып китү вакыты 13.35, Арча станциясе буенча килү вакыты 15.17), 6437 нче номерлы Арча-Казан поездынында бөтен юлы буенча (Арча станциясеннән кузгалып китү вакыты 16.57, Казан станциясе буенча килү вакыты 18.45) Пассажирлар көне үткәрә.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 274 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 16 халыкара рейслар. 2922 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3477 кеше килгән.