ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды

2016 елның 30 сентябре, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традициягә кергән тантаналы чара булып узды.

Министрлыкта төрле вакытта эшләгән һәм хәзер дә эшләүче 50 ветеран бар. Транспорт комплексының уңышы күбесенчә ветераннарның үз эшләренә тугры караулары һәм профессиональлекләре белән бәйле. Тармак ветераннары ничек эшләгәннәрен, нинди объектларны файдалануга керткәннәрен искә төшерделәр. Һәм, әлбәттә, аларга бик күп җылы рәхмәт сүзләре һәм яхшы теләкләр әйтелде.

Министрлык хезмәткәләре балалары арасында махсус Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «И с каждой осенью я расцветаю вновь…» дип аталган рәсемнәр һәм поделкалар бәйгесе игълан ителгән иде. Иң яхшы эшләр министрлык фойесын бизәде.

Бу бәйрәм көнендә министрлык ветераннарына концерт программасы оештырылды һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International