Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге "Минем хыялымдагы ил" экологик акциясен хуплады

2016 елның 30 сентябре, җомга

 

1-27 сентябрьдә “Яшел Россия” гомумроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте инициативасы буенча “РТЮ” ААҖндә “Минем хыялымдагы ил” шигаре астында экологик өмәләр узды.

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге полигонында барлык структур бүлекчәләрнең хезмәткәрләре экологик өмәләрдә актив катнашты. Эшләрдә якынча 1,3 мең кеше җәлеп ителде.

Акциядә катнашучылар барлыгы 46,5 мең кв.м тимер юллар тирәләрен,  административ биналар һәм производство участоклары янындагы территорияләрне тиешле санитар хәлгә китерделәр, 44 санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгардылар. Моннан тыш, тимер юлчылар “РТЮ” ААҖ карамагына кермәгән 8 мең кв.м шәһәр территорияләрен җыештырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International