Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен план буенча рөхсәт язулары бирелде. 2016 нчы елның 30 сентябренә мәгълүматлар буенча республикада 21962 рөхсәт язуы бирелгән.
Рөхсәт язуын алыр алдыннан ташучы җиңел таксида булырга тиешле барлык атрибутика белән җиһазландырылган транспорт чарасын күрсәтергә тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук җиңел таксиның машина йөртүчедән уң яктагы алгы панелендә җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, йөртүченең фотосүрәтле визит карточкасы, пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.
Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга рөхсәт алу турындагы гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә була. Гаризаны карау статусы “Гаризаларга җавап” бүлегендә гариза бирүченең Шәхси кабинетында күрсәтелгән.
Рөхсәт язуын бирү (яңадан теркәү) өчен дәүләт салымы 400 сум, дубликат өчен 200 сум тәшкил итә.