ТР Лаеш районында Кызыл Ил авылына керү юлын төзү төгәлләнде

2016 елның 30 сентябре, җомга

 

ТР Лаеш муниципаль районында яңа юл төзелде - хәзер Кызыл Ил авылы төбәк әһәмиятендәге юлга кушылды. Яңа юлның озынлыгы 4,5 км тәшкил итә, ул 5а техник категорияле норматив буенча проектланган, машиналар йөрү өлеше 4,5 м киңлектә.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен юл дәвамында 30 сигнал баганасы,  224 погонлы метр барьер киртәләр, 184 юл билгесе урнаштырылган. Шулай ук 9 суүткәргеч торбалар төзелгән.

Объектның проект төзүчесе - “Идельдорпроект” ҖЧҖ, генераль подрядчысы – “Татавтодор” АҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International