Бүген шәһәр яны компаниясе 6440 нчы номерлы Казан-Сосновка поездында Казан-Арча участогында (Казан станциясе буенча кузгалып китү вакыты 13.35, Арча станциясе буенча килү вакыты 15.17), 6437 нче номерлы Арча-Казан поездынында бөтен юлы буенча (Арча станциясеннән кузгалып китү вакыты 16.57, Казан станциясе буенча килү вакыты 18.45) Пассажирлар көне үткәрә.
Бу көнне теләге булган һәркем “Содружество” компаниясе җитәкчелегенә сорауларын бирә алачак һәм оператив рәвештә шәһәр яны поездларында хезмәт күрсәтү темасына җаваплар алачак.