Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 30 сентябре, җомга

 

 Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 19 халыкара рейслар. 3073 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3962 кеше килгән.

 

30 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +10 - +15 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International