Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган, маршруттан тайпылу очраклары теркәлмәгән.
10 ай эчендә 4 миллион 241 мең тонна йөк төялгән, бу узган елның гыйнвар-октябрь айлары күрсәткечләреннән 1,1% югарырак.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 10 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 20 очрагы, 38 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 504 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Республика юлларында 209 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 122.
23-30 ноябрь көннәрендә “Содружество” ААҖ шәһәр яны тимер юл транспортында йорт хайваннарын бушлай йөртү хокукы бирә.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 12 халыкара рейслар. 2148 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2193 кеше килгән.
“Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясенең хезмәт күрсәтү полигонында 2016-2017 елларга электричкаларның хәрәкәт җәдвәле китабын гамәлгә ашыру буенча 70% ташлама белән акция үткәрелә.
Чүпрәле муниципаль районында 20 нче декабрьгә кадәр “Чәке авылына керү юлы” автомобиль юлының 3,9 нчы километры транспорт хәрәкәте өчен ябылган. Биредә бу чорда суүткәргеч торбаларны реконструкцияләү планлаштырылган.
12-13 ноябрьдә “Сәламәтлек-2016” Спартакиадасы кысаларында транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары командалары арасында стритбол һәм өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларының II этабы булып узды.
Росавиация 2016 нче елның октябрендә даими һәм чартер рейсларның тоткарланулары турында мәгълүмат бастырып чыгарды. Татарстанның “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе, һәрвакыттагыча, пунктуальлек буенча алдынгы позицияне били.