Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган, маршруттан тайпылу очраклары теркәлмәгән.

 

Республика юлларында 252 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 162.

 

Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 6 халыкара рейслар. 1976 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2405 кеше килгән.

 

17 нче ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -3 - -8 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International