Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 115 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 5 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 12 халыкара рейслар. 2148 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2193 кеше килгән.
15 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: -8 - -13 гр.