ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Казанда 24 нче декабрьдә 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Мәрҗәни урамы – Ф.Кәрим урамы белән киселештән алып Татарстан урамы белән киселешкә кадәрге участок – транспорт чаралары хәрәкәте өчен чикләнеләчәк.

 

2016 нчы елның 25 ноябреннән 10 декабренә кадәр техник сәбәпләр аркасында ике шәһәр яны поездының җәдвәлләре үзгәрәчәк.

18-20 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 67 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 114 очрагы, 273 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1583 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

 

“РТЮ” ААҖндә табигый монополияләрне җайга салу буенча федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән, бәяләр чикләре кысаларында гомуми файдаланудагы тимер юл транспортында йөк ташуга тарифлар дәрәҗәсен, җыемнарны һәм түләүне билгеләү (үзгәртү) турында карарлар әзерләү һәм кабул итү регламенты расланда.

 

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 10 халыкара рейслар. 2387 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2193 кеше килгән.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

 

2016 нчы елның ун ае эчендә билет бастыручы автоматлар ярдәмендә 381 мең 900 билет сатып алынган. Иң күп билетлар саны Казан-1 станцияендә сатып алынган – 77574.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 15 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 25 очрагы, 52 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 483 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Республика юлларында 304 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 199.


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 15 очрагы, 41 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 381 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Бүген “Казан” халыкара аэропортында “Боинг–737" очкычы һәлакәтенә өч ел тулуга багышланган матәм митингы булды, анда 50 кеше һәлак булган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International