Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 120 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган, маршруттан тайпылу очраклары теркәлмәгән.
Республика юлларында 209 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 122.
Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 11 халыкара рейслар. 2079 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1971 кеше килгән.
16 нчы ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан, җил юнәлеше көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -5 - -10 градус, республиканың көнчыгыш районнарында -12 градуска кадәр.